« ПРО Образование - 2023»» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы «ПРО Образование - 2023» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Чара Педагог һәм остаз елына багышланган һәм  21 нче тапкыр узачак. Һөнәри журналистларның һәм индивидуаль авторларның 19 төрле номинациядә эш тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Конкурс гадәттәгечә төрле яшьтәгеләрне берләштерә,  мәктәп укучыларыннан алып стажлы журналистларга, һәвәскәрләр һәм профессионалларны. Бу проект елдан-ел киңәя: ул яңа темалар һәм жанрларны колачлый,  заманча  үсеш  ала. Быел конкурста Россиядә Педагог һәм остаз елын үткәрүгә багышланган номинацияләр барлыкка килде: иң яхшы материал, иң яхшы ММЧ һәм иң яхшы махсус проект билгеләнәчәк. Мин ышанам, конкурста без кызыклы һәм якты эшләр күрербез ", - дип шәрехләде Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов.

 Гаризалары сайтта 2023 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә, ә конкурста җиңүчеләрнең исемнәрен ноябрьдә Мәскәүдә  игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International