Татарстанда яңа уку елына 9,7 мең укучыга исәпләнгән 11 мәктәп, шулай ук уку оешмаларының өстәмә ике корпусы тапшырылачак. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.Узган ел 485 урынга өч балалар бакчасы төзелгән, Казанда 220 урынлы балалар бакчасы төзелә башлаган. 7218 урынлы тугыз мәктәп төзелде. Быел да төзелешләр дәвам итә», - дип сөйләде ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында. Татарстанда 1984 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар, аларда 210 меңнән артык бала тәрбияләнә.