Татарстанда быел торак белән тәэмин ителәчәк ятим балалар санын 930 гә кадәр арттырдылар. Бу хакта ТР Дәүләт Советында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Узган ел 600 ятим бала торак алды. Ел ахырына кадәр торак алачак ятим балалар саны арттырылды, - диде спикер Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бу максатларга федераль бюджеттан 114 млн сум, ә республика бюджетыннан - 1,6 млрд сум каралган. «Реестрда барлыгы 3840 ятим бала исәпләнә. Быел торак алуга 1542 кеше чират тора», - дип ассызыклады ул.