11 апрельдән 12 апрельгә кадәр Лениногорск районында өстәмә физкультура-спорт юнәлешендә белем алучы Бөтенроссия ачык Спартакиадасының төбәк этабы финалы булды. Физкультура-спорт юнәлешендәге 9 өстәмә белем бирү оешмасыннан 26 команда җиңел атлетика, баскетбол, волейбол һәм өстәл теннисы буенча ярышларда көч сынашты.