Казан шәһәренең Идел буе районы мәгариф үзәге , 139 нчы гимназия базасында укучыларының «Россия династиясе» ХIV Регионара иҗади һәм проект эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурста мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, гимназия, лицей укучылары, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, төп гомуми белем бирү мәктәпләре, хезмәт династияләре катнашты. Укучыларның яшь төркемнәрен исәпкә алып 83 призлы урын билгеләнде. «Гаилә альбомы сөйли...», «Татарстан Республикасы, Россия тарихында минем гаилә тарихы», «Укытучы династиясе», «Эшче династия», «Умартачылар династиясе», «Табиблар династиясе», «Энергетиклар династиясе» номинацияләре аерым кызыксыну уятты. Укучылар документлар, гаилә архивларын өйрәнеп кенә калмадылар, белешмә әдәбияты белән таныштылар, хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр дә иҗат иттеләр.
Минзәлия Закирова билгеләп үткәнчә, конкурс үзеңнең нәсел тарихы белән кызыксыну уята, ил, республика, шәһәр язмышында үз урынын белергә, аңларга ярдәм итә.