Азнакай районында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәкләре декадасы узды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Азнакай районында “Заманча мәктәп” илкүләм  проекты кысаларында эшләүче “Үсеш ноктасы” үзәкләре  декадасы узды. Әлеге проектка кертелгән 14 мәктәп мәйданчыгында Ачык ишекләр көннәре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре семинарлары, Азнакай районы Иҗтимагый советының күчмә утырышы үткәрелде.

12 апрель көнне "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектына кергән гимназия мәйданчыгында "Үсеш ноктасы" үзәгенең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителде. Күргәзмәләрдә укучылар үзәкнең җиһазларын кертү предмет буенча укыту процессын сыйфатлы итеп үзгәртүне күрсәттеләр. Чараның практик өлешендә семинарда катнашучыларга мастер-класслар күрсәтелде, анда гимназия укытучылары һәм өстәмә белем бирү Үзәге педагоглары үзләренең интеграцияләнгән дәресләрен күрсәтте. Узган чара республиканың гомуми белем бирү мәктәпләренең “Үсеш ноктасы” үзәкләре җитәкчеләре арасында тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булды. «Үсеш ноктасы» үзәге ел саен үз сыйныфларында фән һәм инновацияләрне өйрәнүчеләрне , заманча технологияләр дөньясын белергә омтылучыларны кабул итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International