«Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе» Бөтенроссия форумы Сочида «Знание» шифаханә-курорт комплексында старт алды. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра. Анда Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, министр урынбасарлары, шулай ук 400 дән артык тәрбия буенча директор киңәшчеләре катнаша. Пленар утырышны Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ачты. Ул тәрбия эше өлкәсендәге өстенлекле бурычларны билгеләде.
Форум өч көн Сочи шәһәрендә дәвам итәчәк. Чаралар программасын трансляцияләүне «Знание» җәмгыяте сайтында һәм Вконтакттагы Җәмәгатьчелекнең рәсми төркемендә карарга мөмкин.