КАИ студентлары үзләренең партнёрлары булган өч предприятиядә булдылар

2023 елның 14 апреле, җомга

“Турникетларсыз атналык” Бөтенроссия акциясе кысаларында ИАНТЭ студентлары 2 көн эчендә өч предприятиедә булдылар. «КМПО» АҖ, «КВЗ» АҖ һәм «Б.И. Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапромы» АҖда булып, андагы  җиһазлар, тарихы һәм эш процессы белән таныштылар Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты студентлары 10 һәм 11 апрель көннәрендә «Турникетларсыз атналык» Бөтенроссия акциясе кысаларында берничә сәнәгать предприятиесендә - үзләренең партнерларда булдылар. "Казан вертолет заводы"  студентларны үзенең уникаль музее белән гаҗәпләндерде. Музей буйлап мавыктыргыч экскурсия вакытында алар җыю цехында заманча вертолетлар чыгарыла торган материалларны өйрәнделәр.  Икенче  көнне студентлар «Б.И. Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапромы» АҖдә булдылар . Очрашуда спикерлардан предприятиеләрне, аэродромнарны, сәнәгать билгеләнешендәге цехларны проектлау перспективалары турында белделәр.

Студентлар э кскурсияләр вакытында җитештерү эшчәнлеге белән танышканнан соң,  үзләренең карьераларын сәнәгать предприятиеләрендә үстерергә планлаштырулары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International