Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының барлык бүлекчәләре бердәм рәвештә министрлыкның беркетелгән территорияләрен чистарту өмәсенә чыктылар.
Алар бина тирәсен тәртипкә китерделәр, тәрәзәләрне юдылар, үзләренең эш урыннарында җыештырдылар. Кайбер балалар да, әти-әниләренә Министрлык территориясен төзекләндерүдә һәм тәртип урнаштыруда катнашуда ярдәм итәргә килделәр.