10-14 апрель көннәрендә Татарстанда Саха Республикасы (Якутия) делегациясе эш визиты белән булды.
Делегация составына Саха Республикасы (Якутия) Амгин улус муниципаль районы башлыгы Степан Кузьмин, һөнәри белем бирү институтының бүлек башлыгы Алексей Загоренко, һөнәри белем үсеше институты директоры урынбасары Анастасия Толстоухова, Нюрбин техникумы директоры Алексей Федоров, «Амга» агропромпаркы җитәкчесе Марфа Прокопьева, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Надежда Яковлева, Амгин авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Шишигин һәм башкалар керде.
Визит кысаларында кунаклар Казан, Арча, Кукмара һәм Сарман аграр колледжлары, Казан кооператив институты, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, «Химград» технополисы, «Арча» агросәнәгать паркы, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасында булдылар.