Михаил Мишустин сәләтле балалар өчен мәктәпләр санын арттырырга кирәк дип санный

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Төмән шәһәренең физика-математика мәктәбендә булды, анда 5-11 нче сыйныф укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы финалистлары да укый. Укучылар һәм педагоглар белән очрашуда ул илдә сәләтле балалар өчен мәктәпләр саны артачагына ышаныч белдерде.

Михаил Мишустин ассызыклаганча, сәләтле балалар өчен мәктәпләр балаларны кызыксындырырга һәм еш кына аларның булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә.

Укучылар Михаил Мишустинга үз проектларын физика-химия лабораториясендә дәресләр вакытында күрсәттеләр һәм нинди югары уку йортларына керергә теләүләрен сөйләделәр. Россия Хөкүмәте Рәисе шулай ук 3D-җиһазлар сыйныфын карады, анда укучылар прототиплаштыру һәм медицинада мәгълүмати технологияләр куллануны өйрәнү өчен өч үлчәмле модельләр төзү белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International