Путин РФдә максатчан укыту системасын камилләштерү турындагы канунга кул куйды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россиядә хезмәт базары һәм икътисад ихтыяҗларына җавап бирә торган профессиональ кадрлар әзерләү системасын камилләштерәләр. Максатчан уку турындагы документ 2024 елның 1 маеннан үз көченә керә. Бу хактагы канунны РФ президенты Владимир Путин имзалады.

Максатчан уку өчен барлык заявкалар халык алдында булачак. Һәр кеше уку чорында ярдәм чаралары турында һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырганда социаль гарантияләр, түләүләр турында, шулай ук соңыннан хезмәт шартнамәсе төзеләчәк эш бирүче турында белешмәләр таба алачак. Максатчан уку турындагы шартнамә алынган квалификация нигезендә кимендә өч һәм биш ел дәвамында эшләүне күздә тота, дип төгәлләштерелә. Вячеслав Володин сүзләренчә, максатчан укыту системасында   иң мөһиме -  булачак белгеч аннан соң нәкъ менә аны әзерләгән  урынга эшкә килсен өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International