17 апрельдән 22 апрельгә кадәр үткәреләчәк технология буенча олимпиада Татарстанда үтә.
Хәзерге вакытта олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясенең 73 субъектыннан 346 катнашучы гариза биргән.
Олимпиада дүрт профиль буенча уза: «Техника, технология һәм техник иҗат», «Йорт, дизайн һәм технологияләр мәдәнияты», «Робототехника» һәм «Мәгълүмати иминлек».
Быел олимпиада кунаклары өчен педагог һәм остаз елына багышланган кызыклы мәдәни һәм мәгариф чаралары оештырылачак. Олимпиадада катнашучыларга Казан буйлап экскурсия ясарга тәкъдим ителәчәк. Төбәкләр командалары җитәкчеләренә квалификация күтәрү курсларында катнашу мөмкинлеге бирәчәк.
Олимпиаданы тантаналы ачу 17 апрельдә 16.30 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында уза. Олимпиаданы ябу 22 апрельдә 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеенда узачак.