Татарстанда «Яшь мастер» төбәкара чемпионатының төбәк этабы узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

“Яшь мастер” төбәк чемпионатының IV Региональ этабында 5 яшьтән 11 яшькә кадәрге 3 500 дән артык яшь мастер катнашты. Республика этабына 320 катнашучы чыкты, алар үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын 27 компетенция буенча күрсәттеләр (юл хәрәкәте иминлеге, пешекче эше, ландшафт дизайны һәм башкалар). Шуның 218е мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 102 кече сыйныф укучысы. 

Региональ этапта җиңүчеләр  ( 1-2 урын алучылар) Татарстан Республикасын “Яшь мастер” (BabySkills) III Регионара чемпионат финалында  катнашу хокукын алачак.  Ул 21-23 апрельдә онлайн форматта Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән  килгән яшь осталар арасында 35 компетенция буенча  үтәчәк.

2023 елда шулай ук Татарстан Республикасының яшь осталары үз гаиләләре вәкилләре белән бергә «Яшь мастер» төбәкара чемпионаты финалында «Династия» линейкасында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International