Татарстан Республикасыннан Интеллектуаль олимпиадада КФУның IТ-лицееннан 8-11 сыйныф укучылары, Иннополис лицее, Казанның Вахитов районының 131 нче лицее укучылар һәм башкалар катнаша.
Пермьдә 20-22 апрельдә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиадасының йомгаклау этабы узачак. Анда 14 төбәктән 210 бала катнашачак.
Быел төп конкурс сынаулары биш юнәлеш буенча планлаштырылган: «Программалаштыру», «Уйлап табу бурычларын хәл итү», «Робототехника», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм "Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү".
Олимпиаданың жюри әгъзалары Пермь крае, Түбән Новгород, Саранск, Ижевск, Уфа, Сыктывкар, Екатеринбург, Новосибирск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү белгечләре.
Юнәлешләр буенча һәм команда зачетында Интеллектуаль олимпиадада җиңүчеләр 22 апрель көнне билгеле булачак. Алар дипломнар, кыйммәтле призлар һәм җиңүче команда фирма кубогы алачак.