Россиядә 2023 ел игълан ителгән педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләүнең яңа системасын гамәлгә кертү "дөрес һәм вакытлы карар булыр иде". Бу хакта 18 апрельдә Кремльдә Россия Президенты каршындагы гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында аның башлыгы, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белдерде. Матвиенко искәрткәнчә, 2020 елда ук Федерация Советы мәктәп укытучылары өчен хезмәт хакын исәпләү механизмын үзгәртү, барлык регионнар өчен бердәм алымнар булдыру инициативасы белән чыкты. "Без уйлаганча, бу педагогларның үзләре өчен ачык, аңлаешлы, гарантияләнгән вакытта түләүләр системасы булырга тиеш", - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, бүген Мәгариф министрлыгы, сенаторлар, төбәкләр, укытучылар профсоюзлары әлеге проблеманы аңлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә ул совет исеменнән укытучылар өчен хезмәт хакын дәүләт башлыгы адресына исәпләү механизмын үзгәртү буенча тиешле инициатива белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.