Түбән Камадан Анастасия Тузеева сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Мәскәүдә сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча 10-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды. Түбән Кама укучысы Анастасия Тузеева ярышта җиңүче булды.

"Татарстан мәктәп укучылары төркеме мондый масштаблы ярышта республиканы лаеклы тәкъдим итте! Бу зур команда эше - оештыручылар, остазлар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре. Мөһим казаныш белән котлыйм! Укуда укучыларга алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!" - дип теләде укучыларга Айдар Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International