Чаллы педагогика көллиятендә «Башлангыч сыйныфларда белем бирү» һәм «Мәктәпкәчә белем бирү» белгечлекләре буенча укучыларның һөнәри осталык Бөтенроссия олимпиадасының Республика этабы узды.
Олимпиадада Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Казан, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләреннән Татарстан Республикасы педагогика көллиятләренең иң яхшы студентлары катнашты. Ачылу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин ассызыклаганча, олимпиада - җитди һөнәри ярыш, идеяләр һәм фикерләр марафоны, нәкъ менә шундый иҗади, инициативалы педагогларны бүген шәһәребез һәм республикабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында көтәләр.
Яр Чаллы, Минзәлә, Арча, Казан һәм Бөгелмә педагогия көллиятләре студентлары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.