Мәскәүдә «Педагогик дебют -2023» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстанның өч укытучысы булуы сөендерә.
Конкурс сигез номинация буенча узды: «Яшь укытучылар», «Яшь педагог-психологлар», «Өстәмә белем бирүче яшь педагоглар», «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яшь тәрбиячеләре», «Яшь сыйныф җитәкчеләре», «Яшь идарәчеләр», «Яшь мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре», «Педагог-остаз».
«Яшь идарәчеләр» номинациясендә Казан шәһәренең Идел буе районындагы 19 нчы гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Евгений Лобанов,«Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының яшь җитәкчеләре» номинациясендә Казан шәһәренең Киров районындагы 7 нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова, «Педагог-остаз» номинациясендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» мәктәбенең тарих укытучысы Резеда Хәлиуллина җиңүчеләр булдылар.
Без укытучыларыбызны шундый зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.