14 апрель көнне Автоматика кафедрасы студентлары һәм автоматика һәм электрон приборлар төзү институты студентлары авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты студентлары белән бергә ПОЗИСта булдылар. Укучылар КНИТУ-КАИ укытучылары һәм ПОЗИС вәкилләре белән бергә предприятиенең күргәзмә комплексында фотога төштеләр.
Предприятиедә булганда студентлар реаль җитештерү процессы белән таныштылар, заводның барлык җиһазлары эшли торган технологик җайланмаларны күрделәр һәм шул тиһазларда эшләүче белгечләр белән таныштылар.
Очрашу вакытында университетны тәмамлаучыларны предприятиегә эшкә урнаштыру перспективасы турында мәсьәлә кузгатылды. Укучыларга яшь белгечләр өчен карьера үсеше мөмкинлекләре, предприятиедә гамәлгә ашырыла торган социаль программалар турында сөйләделәр. Заводта уку һәм эшләрне берләштерү, диплом эшләрен башкару мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.