Бүген, 19 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Белградның спорт академиясе, Серб студентлар спорты федерациясе рәисе һәм IST CHEM Serbia компаниясе хуҗасы Синг Ясиш әфәнде белән очрашу булды. Яклар Серб ягының Белградта спорт университеты ачу планнары, Сербия Республикасы һәм Татарстан Республикасы югары белем бирүнең профильле мәгариф оешмалары арасында хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән студентлар һәм профессор-укытучылар составы белән академик алмашуны гамәлгә ашыру, шулай ук уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.