Килешү кысаларында икътисадның реаль секторы таләпләре нигезендә югары уку йортын тәмамлаучыларны һөнәри әзерләүнең югары сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру, шулай ук мәгариф, фән һәм һөнәри юнәлеш эшчәнлеге өлкәсендә учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлеге механизмнарын булдыру һәм үстерү күздә тотыла.
Килешүне имзалау алдыннан метрология бүлекчәләре һәм сынау лабораторияләре буенча танышу экскурсиясе узды, аның барышында КФУның Химия институты студентлары Татарстан Республикасы Стандартлаштыру һәм метрология үзәгенең сынау базасы һәм эталон җайланмалары белән таныштылар.