Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклауны россиялеләрнең 98%ы мөһим дип саный

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Көч - дөреслектә» II Бөтенроссия мәктәп тарихи форумы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре кылган совет халкына каршы җинаятьләр корбаннары истәлегенә бердәм гамәлләр көнендә старт алды. Форум тарихны өйрәнү белән мавыгучы балаларны һәм әйдәп баручы тарихчыларны, фәнни җәмәгатьчелек, социологлар һәм тикшеренүчеләрне берләштерде, алар яшьләргә тарихи мәгърифәт буенча алга таба эш векторларын бергә формалаштырырга тиеш булачак.

Форум «Россия сегодня» МИА матбугат үзәге мәйданчыгында түгәрәк өстәл белән ачылды. Форум бурычлары арасында - тарихи дөреслекне һәм традицион Россия кыйммәтләрен яклау, Бөек Ватан сугышы тарихын саклау инициативаларын популярлаштыру. 

Форум кысаларында түгәрәк өстәл-фикер алышу узды: "Ни өчен бүген үткәндәге вакыйгалар турында хәтерне саклап калу һәм тарихи гаделлекне торгызу мөһим?". Анда социаль-сәяси тарихның Россия дәүләт архивы, Җиңү музее, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте вәкилләре, шулай ук “Көч - белемдә!” балалар-яшүсмерләр берләшмәсе активистлары катнашты.

Шулай ук "Нюрнберг. Шаһитлар" документаль фильмын карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International