17 апрельдән финанс куркынычсызлыгы буенча Олимпиаданың башлангыч этабы башланды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрельдә финанс куркынычсызлыгы буенча III Халыкара олимпиаданың башлангыч (югары уку йорты) этабы старт алды, ул ел саен Россия президенты Владимир Путин ярдәме белән уздырыла. Олимпиада финанс куркынычсызлыгын популярлаштыруга, шулай ук, яшьләрдә шәхес куркынычсызлыгыннан - дәүләт иминлегенә ,  яңа фикерләү тибы формалашуга юнәлтелгән. Олимпиада үткәрү «Мәгариф» илкүләм проекты бурычларына туры килә, аның төп максаты - яшәү урынына һәм социаль статуска бәйсез рәвештә балаларның талантларын тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлекләрен тәэмин итү.

Олимпиадада 8-10 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Узган ел 40 мең бала сынаулар узды, шуларның 500 е финалга чыкты. 2023 елда Финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиада өченче тапкыр узачак һәм 15 илдән артык яшьләрне берләштерәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International