Халыкара ""Глаголица" балалар бәйсез әдәби премиясе конкурс эшләрен кабул итә башлау турында игълан итә. Катнашу өчен рус һәм татар телләрендә проза һәм шигырь язучылар, шулай ук эссе, сценарийлар, комикслар, пьесалар һ.б. язучы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар (шул көнне кертеп) чакырыла. Шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә сәнгать тәрҗемәләре» номинациясендә дә катнашырга мөмкин. Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны https://www.glagolitsa-rt.ru/ «Положение» бүлегендә белергә мөмкин.
Конкурсны гамәлгә куючы - «Счастливые истории»хәйрия фонды (Казан шәһәре). Катнашу - бушлай, оештыру кертемнәре юк.
"Глаголица" Премиясендә катнашу - үз талантыңны күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә әдәбият турында тәҗрибә һәм белем алу мөмкинлеге дә. Финалга чыгучыларның эшләре ел саен төбәк һәм федераль басмаларда бастырыла, балалар радио һәм телевидениедә чыгыш ясый, «Большой перекресток» Телекүперендә – (“Счастливые истории” БФ проекты) катнаша. Яшь талантлар әсәрләре ел саен Глаголица альманахында нәшер ителә. Ә иң мөһиме - финалистлар жюри әгъзаларыннан мастер-класслар, танылган язучылар белән иҗади очрашулар һәм танып белү программалары белән Казанга әдәби сменага бушлай юлламалар алалар. Быел әдәби смена 16 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр «Адымнар» пoлилингваль мәктәбенең өстәмә белем бирү үзәгендә узачак.
"Глаголица" Премиясенең призлар фондына кыйммәтле призлар, бүләкләр һәм төп бүләк Гран-прига "Бәллүр ябалак" тапшырыла . Бүләкләү тантанасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак. Алып баручы - Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, театр һәм киноның танылган актрисасы Нонна Гришаева.
Премиядә катнашуга заявканы https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында бирергә мөмкин. Эшләрне кабул итү срогы - 2023 елның 11 сентябренә кадәр (Мультилинглар - 2023елның 22 сентябренә кадәр).