Ышаныч телефонына еш кына яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 мең шалтырату кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк. Мөрәҗәгатьнең иң еш темасы яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләр (1071 шалтырату).

Шулай ук бала-ата-аналар мөнәсәбәтләре, уку проблемалары һәм бала хокукларын яклау турында шалтыратулар күп булды. Искәртәбез, Татарстанда 8-800-2000-122 номеры буенча бердәм Бөтенроссия линиясенә балалар ышаныч телефонының биш хезмәте тоташтырылган. Алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә. 

Моннан тыш, Татарстанда 2022 елда 8-800-555-22-20 телефоны буенча бердәм ышаныч телефоны эшли башлады. Эшли башлаганнан бирле барлыгы  2 меңнән артык шалтыратучы булган. Алар арасында гаилә конфликтлары тематикасы, бала тәрбияләү проблемалары, якын кешесен югалту, алкоголь бәйлелеге, социаль дезориентация һәм башкалар бар.

Искәртәбез, шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә. Психологлар аноним һәм конфиденциальлекне гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International