Лисичанск шәһәренең «Университетская» мәктәбе укучылары КФУда булды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән КФУ Алабуга институтының «Университет» мәктәбенең 11 «В» һәм 11 «Г» сыйныфлары укучылары булды.   Илле  11 нче  сыйныф укучысы Тарих музее белән таныштылар һәм югары уку йорты вәкилләре белән аралаштылар. Аларны КФУ Алабуга институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Азамат Батыров озатып йөрде.Екатерина Гаевая Казан университеты тарихы музеенда, мемориаль аудиториядә һәм Император залында булганнан соң күргәннәреннән бик тәэсирләнгәнен әйтте. "Миңа барысы да бик ошады, мин бик күп кызыклы нәрсәләр белдем, вузның тарихы белән таныштым. КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты студенты буласым килә. Хәзер мин үз хыялымны тормышка ашыру өчен БДИга ныклап әзерләнәм. Мин рус телен, җәмгыять белемен һәм профильле математиканы тапшырачакмын”, - ди кыз. Бүген КФУда булучылар арасында Алена Гаврашенко да бар иде.

"Мин "Университетская" мәктәбендә укуыма бик шат. Класслар биредә бик яхшы җиһазландырылган, укыту өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, шул исәптән компьютерлар да. Педагоглар да бик яхшы, алар безгә һәрнәрсәдә ярдәм итә, һәрвакыт безнең турыда кайгырта, мин барысына да бик рәхмәтле", - дип уртаклашты кыз.

Алена сүзләренчә, ул 9 сыйныфтан юрист булырга хыяллана һәм хәзер тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыруга әзерләнә.

"Керү өчен кирәкле тарих миңа бик авыр бирелә. Эш шунда ки, Россия тарихы бездә укытылмады. Мин укытучылар ярдәмендә барлык кыенлыкларны җиңә һәм Казан яки Воронеж вузларының берсенә укырга керә алырмын дип өметләнәм - бу шәһәрдә минем дусларым яши ", - диде унберенче сыйныф укучысы. 

Шул ук көнне мәктәп укучыларына Казан университетына керү үзенчәлекләре турында КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе урынбасары Лилия Яруллина һәм югары уку йорты институтлары вәкилләре сөйләде. Алар унберенче сыйныф укучыларының сорауларына тәфсилләп җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International