Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләр өчен ике яңа квалификация категориясен расларга уйлый: «педагог-методист» һәм «педагог-остаз». Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов “Яшь буынны тәрбияләүдә педагог һәм остаз роле” темасына Россия Федерациясе Президенты каршындагы гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы барышында белдерде.
Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә аттестация үткәрү тәртибен раслаучы боерык әзерләнгән. Анда ике яңа квалификация категориясе бар: «педагог-методист» һәм «педагог-остаз».
2022 елның 1 сентябреннән һәр педагогик вузда белем һәм практиканы үзләштерүгә юнәлтелгән уку модульләре җыелмасы билгеләнгән. Моннан тыш, һәр югары уку йортында даими рәвештә студентларны вожатый эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү уздырыла.
Сергей Кравцов, мәктәпләрдә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре н әзерләүдә актив эш алып барыла, дип өстәде. Алар күп планлы, комплекслы әзерлек уза, остазлык күнекмәләренә өйрәнә .