Быел «Бергә бирәбез! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" Рособрнадзор инициативасы белән оештырылды һәм рекордлы санда катнашучылар җыеп, җиденче тапкыр узды. Бөтен ил буенча мәктәп укучыларының 95 меңнән артык ата-анасы, үз тәҗрибәсендә БДИ уздыру процедурасы белән танышу өчен, парталар артына утырды. Быел аларга рус теле буенча имтихан эшенең кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.
Акция җәмәгатьчелекне имтихан үткәрү кагыйдәләре һәм оешмасы белән таныштыруга юнәлтелгән. Ата-аналар БДИның бөтен процедурасын үтәргә, имтихан пунктларында нинди кагыйдәләр эшләвен, катнашучыларны теркәү ничек узуын, имтихан материалларын бастырып чыгару һәм эшкәртү, БДИ үткәрү тәртибен үтәүне контрольдә тоту, имтиханда нинди биремнәр тәкъдим ителергә мөмкин булуы белән таныштылар.
Акциягә стартны 1 мартта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев бирде, ул Мәскәү укучыларының ата-аналары белән Мәскәүнең 1284 нче мәктәбе базасында оештырылган имтихан пунктында сынау имтиханында катнашты. Март-апрель дәвамында акция Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек узды.
Акциядә төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, төбәк закон чыгару җыелышлары депутатлары, актерлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, блогерлар һәм меңләгән ата-аналар, әби-бабайлар катнашты.