Фальков югары уку йортында белем бирүнең яңа системасының кайбер нечкәлекләрен ачты

2023 елның 21 апреле, җомга

 Россия югары белем бирүнең яңа  системасында өч баскыч булачак. Россия Ректорлар берлеге Советының киңәйтелгән утырышында югары белем бирүне модернизацияләү турында тулырак мәгълүмат белән фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләде.

Шулай итеп, Россия мәктәбен тәмамлаучыларның һәркайсы югары уку йортында "база" укыту мөмкинлеген алачак - элек бакалавриатка һәм специалитетка бүленсә, ә хәзер "база югары белеме" дип аталачак.

"База" буенча укыту срогы – 4елдан 6 елга кадәр. Бу бакалавриат яки специалитетка туры киләчәк.

Икенче дәрәҗә - магистратура яки махсуслаштырылган югары белем. Аның турында презентациядә болай диелә: ул кадрлар әзерләүне тәэмин итәчәк һәм, иң мөһиме, аңа база югары белеме алучылар өчен генә юл ачылачак. Уку вакыты эш бирүчеләр соравы буенча  1-2ел  . Әлегә кадәр магистратурада 2 ел укыганнар.

Университетлардагы бакалавриат һәм специалитетка бүленүләр  хәзер "база югары белеме" дип аталачак.

Белем бирүнең  өченче дәрәҗәсе - аспирантура (адъюнктура). Бу фәнни һәм фәнни-гамәли кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем дәрәҗәсе.

Диплом үзе дә үзгәрәчәк. Хәзер анда белем дәрәҗәсе генә, мәсәлән, "бакалавр" һәм әзерлек юнәлеше генә бар. Укыту вакыты күрсәтелми. Эш бирүчеләр аптырап кала, чөнки дипломнан чыгарылыш укучысы турында кирәкле мәгълүмат язылмаган. Дипломда студентның уку еллары санын яңача күрсәтергә кирәк булачак . Министр яңа документның үрнәген дә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International