"Софиум" Олимпиадасында Татарстан укучылары җиңде

2023 елның 21 апреле, җомга

Котафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 2022/2023 сезонда ярышларда Россиянең барлык почмакларыннан барлыгы 12 меңнән артык укучы катнашты.  Алар  10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары - сайлау хокукы буенча конкурсларда, “хокук” һәм “җәмгыять белеме” юнәлешләре буенча гомуми белем бирү предметлары буенча олимпиадаларда җиңүчеләр яки призерлар. Татарстаннан 22/23 сезонда «Софиум» Олимпиадасында 37 муниципаль район һәм шәһәр округларыннан 135 укучы катнашты.

Ярышлар ике этапта уза. Беренчесендә -  төбәкләрдә иң көчлеләрне Россия Федерациясе субъектларының сайлау комиссияләре ачыклый. Моның өчен катнашучылар биш ситуацияле мәсьәләне хәл итәргә һәм сайлау хокукы һәм сайлау процессы темасы буенча эссе язарга тиеш иде. 17 һәм 18 апрель Олимпиадасының йомгаклау этабында Мәскәү юридик университетында  укучылар өчен интеллектуаль уен оештырылды. 8-10 балл җыйган балалар җиңүче булды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 1 нче дәрәҗә дипломнар белән: Татарстан Республикасының Чистай районыннан Морат Зарипов, Татарстанның Түбән Кама районыннан Анастасия Тузеева һәм Тәтеш муниципаль районыннан Әдилә Шәйхетдинова бүләкләнделәр. Җиңүче исеменә илебезнең 23 төбәгеннән 40 укучы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International