19 апрель көнне Әлмәт балалар йортында балалар йортларында һәм "МастерОК" интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең "ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО" Идел буе федераль округы фестивале кысаларында балаларның гамәли иҗаты конкурсының төбәк этабы узды.
Конкурста Татарстанның 10 балалар йорты һәм мәктәп-интернатыннан 29 шәхси эш тәкъдим ителде. Конкурс эшләре өч номинация буенча бәяләнде: декоратив-гамәли иҗат, уенчыклар ясау, конструкцияләү, дизайн.
Аларның эшен жюри әгъзалары бәяләде, аның сотавына рәсем ясау һәм декоратив-гамәли иҗатның төп юнәлешләрен тәкъдим итүче квалификацияле белгечләр керде. Чарага Әлмәт шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбеннән педагоглар чакырылды. Иң яхшы 5 эшне Башкортстан Республикасы башкаласы Уфада үтәчәк Идел буе федераль округының округ фестивалендә тәкъдим итәчәкләр