20 апрельдә “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекциясе үзәгендә махсус игътибар таләп итә торган гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары өчен семинар үткәрелде.
Семинарда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина һәм участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең махсус йөкләмәләре буенча өлкән инспектор Евгения Боброва катнашты. Семинар кысаларында белем бирү мохитенең куркынычсызлыгын мониторинглау нәтиҗәләре белән эшне оештыру, имин белем бирү мохитен булдыру, үз-үзен тотышында деструкив һәм хокук бозуларга сәләтле укучыларны ачыклау , профилактик исәптә торучы укучылар белән индивидуаль эшне оештыру мәсьәләләре каралды.
Семинар тренинг белән тәмамланды.
Тэги: #ГПН_2023 #ГодогаНаставника