Финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиадага теркәлү башланды

2023 елның 22 апреле, шимбә

Финанс куркынычсызлыгы буенча III Халыкара олимпиаданың башлангыч (югары уку йорты) этабы башланды. Олимпиадада 8-10 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. 2023 елда Финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиада өченче тапкыр узачак һәм 15 илдән яшьләрне берләштерәчәк. Финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиаданың беренчел этабы май аенда узачак, сайлап алу этабы - августта.Олимпиаданың финал этабы 2-6 октябрьдә Сочи шәһәрендә «Сириус» федераль территориясендә узачак. Финал программасына тест биремнәре, чакырылган экспертлар белән очрашулар, спорт чаралары, семинарлар, практикумнар, мастер-класслар, эш бирүчеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, дебатлар, иҗади очрашулар керәчәк.

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларга югары уку йортларына бакалавриат, магистратура һәм аспирантураның профильле юнәлешләренә  кергәндә ташламалар каралган. Былтыр олимпиада сынауланда 40 мең  укучы  катнашкан, шуларның 500 се финалга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International