Россиянең иң өлкән педагогик династияләре вәкилләре Бөтенроссия педагогик династияләр сессиясендә тәҗрибә уртаклашу өчен очрашачак. Педагог һәм остаз елы кысасында чара Ульяновск педагогика университетында узачак һәм халык укытучыларының беренче Бөтенроссия съездының бер өлеше булачак.
Пленар сессия барышында онлайн-форматта катнашучылар белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов аралашачак.
Үткәрү даталары: 2023 елның 24-25 апреле (Съезд); 24 апрель (Бөтенроссия пленар сессиясе, трансляция сылтама буенча).
Үткәрү рәвеше: дистанцион һәм көндезге