26 апрельдә Татарстанда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәләр. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, май бәйрәмнәре якынлаша, татарстанлыларга ял көннәрен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә торган спорт һәм мәдәни чаралар оештырырга кирәк.
Ул шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итүне йөкләде.