Россия педагогларының, лекторларының, авторларының, блогерларның, фән һәм мәгариф эшлеклеләренең казанышларын хөрмәтләүче «Знание.Премия - 2023» бүләгенә гаризалар кабул итү башланды. Премия 2021 елда Россия "Знание" җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 5 июньгә кадәр рәсми сайтта 17 тематик номинациянең берсендә гариза бирергә кирәк - аларда иң яхшы мәгърифәтчеләр һәм проектлар билгеләнәчәк. Лауреатлар компетентлы жюри һәм онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Аерым алганда, интернет-кулланучылар "ВКонтакте" мини-кушымтасында "Тыңлаучылар версиясе буенча мәгърифәткә гомуми өлеш өчен" һәм "Беренче сайлау" номинацияләрендә җиңүчеләрне сайлый алачак. Бүләкләр тапшыру тантанасы ел ахырында Мәскәүдә узачак.