Яңа микробларга каршы дару препаратлары эшләү өлкәсен өйрәнә торган яшь тикшеренүчеләр һәм студентлар өчен «Будущее антимикробной терапии»конференциясенә гаризалар кабул итү башланды. Чара 13 майда "Сириус" Университетында узачак, теркәү 30 апрельгә кадәр ачык.
Конференциядә Россия югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары, шулай ук микробиология өлкәсендә яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша ала. Катнашу бушлай.
«Будущее антимикробной терапии»конференциясе - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Бактерияләрнең микробларга каршы резистентлыгын профилактикалау һәм бетерү өчен алымнарны эшләү» дигән зур тикшеренү программасының бер өлеше. «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты талантлы яшьләрне фәнгә, һөнәри берлекнең фәнни өлкәдә стратегик мөһим мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүгә җәлеп ителүен күтәрүгә, шулай ук ил гражданнарында дәүләт, фәнни бергәлек һәм бизнес хезмәттәшлегендә Россия фәненең алга китеш казанышлары турында тулы күзаллау булдыруга юнәлтелгән.