25 апрельдән чыгарылыш укучылары өчен "БДИ - бу про100!" онлайн-марафоны старт ала

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

25-30 апрельдә Рособрнадзор 2023 елгы чыгарылыш укучыларына бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүдә ярдәм итү өчен  өченче тапкыр "БДИ - бу про100" дип аталган   ел саен уздырыла торган онлайн-марафон үткәрә. Трансляцияләр Рособрнадзорның «ВКонтакте» рәсми аккаунтында һәм Rutube каналында узачак.

 “БДИ - ул про100!” марафоны эфирлары расписаниесе:

25.04.2023 11:00 Англия теле, 13:00 Физика

26.04.2023 11:00 Кытай теле, 13:00 Тарих

27.04.2023 11:00 Рус теле, 13:00 Җәмгыять белеме

28.04.2023 11:00 География, 13:00 Биология

29.04.2023 11:00 Әдәбият , 13:00 Математика

30.04.2023 11:00 Химия, 13:00 Информатика

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International