Югары уку йортларында инженерлык һәм медицина белгечлекләре буенча бюджет урыннары саны артырга мөмкин

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Россия премьер-министры Михаил Мишустин вузларда бюджет урыннары санын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе хөкүмәте сайтында.

Моның өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы, Финанс министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 1 июньгә кадәр инженерлык-техник белгечлекләр буенча югары уку йортларының җәлеп итүчәнлеген арттыруга, шулай ук мондый программалар буенча бюджетка кабул итүнең контроль саннарын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Сәламәтлек саклау министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына, кызыксынган федераль һәм төбәк органнары белән берлектә, көллиятләрдә  һәм югары уку йортларында, шул исәптән максатчан уку турындагы килешүләр нигезендә, аеруча кирәкле медицина белгечлекләре буенча бюджет урыннарын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнгән.

 

Министрлыклар шулай ук заказчылар тарафыннан медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча йөкләмәләрне һичшиксез үтәүгә, шулай ук максатчан рәвештә шартнамәләр шартларын үтәүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International