Татарстанда илкүләм проектлар буенча 2023 елда 11 мәктәп, 2 балалар бакчасы һәм 47 ФАП төзиячәкләр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында 11 мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзү күздә тотыла (икесе дә Казанда). Хәзерге вакытта мәктәпләр 34% ка төзелгән, узган ел төгәлләнмәгән балалар бакчасы 50% ка төзелгән, ә яңа балалар бакчасы - 8% ка, диделәр ведомствода.

Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау» өлкәсенең ике программасы буенча Татарстан Республикасының 42 районында 47 ФАП төзү планлаштырыла, эшләр әлегә 13,5% тәшкил итә. Ике поликлиникада  эш алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме хәзер 39% тәшкил итә, дип ачыклык кертәләр Төзелеш министрлыгында.

«Мәдәният» даирәсенең ике программасы буенча республикада 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Объектларның әзерлеге 66% .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International