Зарипов Мурад, Тузеева Анастасия һәм Шәйхетдинова Әдилә «Софиум-2023» Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Россия Үзәк сайлау комиссиясендә «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бу сезонда җиңүче исемен, Россия сайлау системасының 30 еллыгы уңаеннан, илебезнең 27 төбәгеннән 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары алды.Татарстан Республикасыннан өч катнашучы җиңүче булды, атап әйткәндә:Зарипов Мурад Чистай муниципаль районының Каргалы гимназиясе укучысы, Тузеева Анастасия, Түбән Кама шәһәренең 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Шәйхетдинов Әдилә Тәтеш муниципаль районының Алабер урта гомуми белем бирү мәктәбе укчысы.

Тузеева Анастасия узган ел призер булса,  бу сезонда - олимпиада җиңүчесе. Ул "Софиум"ның  ничек итеп аңа сайлауларның мөһимлеген аңларга ярдәм итүе турында сөйләде һәм үз остазларына бу олимпиадага әзерләнүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Олимпиаданың йомгаклау этабы «Умницы и умники» уены форматы буенча узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International