2023 елның 21 апрелендә төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең вакытыннан алда тапшыру чоры башланды (ГИА-9). Беренче көнне катнашучылар математика тапшырдылар.
Бүген, 24 апрельдә катнашучылар рус теленнән имтихан тапшыралар, 27 мартта - информатика һәм ИКТ, җәмгыять белеме, химия, әдәбият буенча имтихан, 3 майда - тарих, биология, физика, география, чит телләр буенча имтихан тапшыралар. 10 майдан 16 майга кадәр чор расписаниесендә барлык предметларны тапшыру өчен резерв көннәр каралган. Татарстан Республикасында вакытыннан алда ГИА-9 оештыру өчен 2 имтихан үткәрү пункты эшли, алар Казанда һәм Питрәч муниципаль районында.