"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында Татарстан командасы икенче урынны алды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында Татарстан Республикасы командасы икенче урын алды, "Программирование БПЛА" конкурсында  исә өченче урын.

2023 елның 22 апрелендә Пермьдә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиаданың округ этабын ябу тантанасы булды.  Край башкаласына Идел буеның барлык төбәкләреннән иң эрудицияле ике йөздән артык мәктәп укучысы килде. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керде.

Татарстан Республикасыннан Интеллектуаль олимпиадада Казан Идел буе федераль университетының «IТ-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбеннән 8-11 сыйныф укучылары, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицее, Иннополис лицее укучылары  катнаша. Ярыш программасыннан тыш, балалар  музейларга һәм сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләргә бардылар .

Интеллектуаль уенда  Пермь крае командасы беренче, икенче урында - Татарстан Республикасы командасы, өченче урында - Чуваш Республикасы укучылары. «Программа БПЛА» конкурсында беренче урын - Марий Эл Республикасы командасында, икенче урында - Башкортостан Республикасы , өченче урында - Татарстан Республикасы командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International