«Россия ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр 1 млн сум алачак

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Быелдан «Россия ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләр 1 млн сум күләмендә приз алачак, ә призерларга 500 мең сум түләнәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән  үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

 “Мәгариф министрлыгы уздырган башка шундый ярышларда җиңү яулаган катнашучыларны шулай ук 200 мең сум күләмендә акчалата призлар көтә”, - диде Россия Хөкүмәте башлыгы. Ул кабул ителгән карарның педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән булуын ассызыклады. "Бу иң талантлы һәм иҗади эшләүче педагогларга  ярдәм булачак. Һәм бу һөнәргә күбрәк сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - дип өстәде Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International