Бу хакта архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
“Акция инде бишенче тапкыр уздырыла. Быел сәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә "Җиңү дипломы" уздыру аеруча актуаль. Без Россия территориясендә булган фашизмның ерткычлыклары турында онытырга тиеш түгел. Безнең балалар Җиңүгә нинди бәягә ирешүне истә тотарга тиеш. Акциядә катнашу - хәтер билгесе ул”, - диде ул.
Акция “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында Татарстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында уздырыла. Максат - Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны арттыру һәм патриотик тәрбия бирү, үсеп килүче буында үз бабаларының героик үткәнен тирән өйрәнүгә ихтыяҗны үстерү. Бүгенге көндә 216 ачык һәм ябык мәйданчыклар булдырылган.