Бүген Тәтеш районының Кошки-Новотимбай авылында Иван Яковлев бюстына чәчәкләр куелды. Чара чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе тууына 175 ел тулуга багышланган. Анда Чувашия Республикасы делегациясе, район халкы, шулай ук Иван Яковлевның оныкчыклары Любовь Ордынская һәм Николай Толмачев катнашты.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Яковлевның педагог-новатор, актив җәмәгать эшлеклесе булуын, зур фәнни мирас калдыруын билгеләп үтте. 148 нән артык мәктәп аның шәхси акчаларына төзелгән.
Мәгърифәтченең оныгы сөйләгәнчә, Яковлев бөтен тормышын чуваш халкына багышланган булган. "Бу безнең бабабызның туган авылы һәм аның балачак турындагы истәлекләрен кат-кат укып, аның ватандашлары турында нинди мөгамәлә белән искә алуына таң калам. Ул үз туган телен онытмаска һәм Россия белән бердәмлектә яшәргә васыять итте ", - диде ул.