Яр Чаллыдан Анастасия Алексеева Татарстанның чуваш чибәре булды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Кичә Казанда "Татарстанның чуваш чибәре-2023" республика бәйгесе узды, ул чуаш халкы мәгърифәтчесе И.Я.Яковлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Конкурс 2002 елдан башлап , ике елга бер мәртәбә уздырыла. Конкурста җиңүчеләр "Россиянең чуваш гүзәле" конкурсында катнашалар. Яр Чаллы бу конкурста берничә тапкыр җиңде.

Яр Чаллыны быел ”Путене” чуваш мәдәниятен, телен һәм традицияләрен яратучылар клубының яшь катнашучысы Анастасия Алексеева (җитәкчесе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Кондюкова)  тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International