Сергей Кравцов 11 нче сыйныфлар өчен тарих буенча яңа дәреслек тәкъдим итте

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә уза торган «Знание. Первые» Россия җәмгыятенең «Знание» федераль мәгариф марафонында чыгыш ясады. Сергей Кравцов укучыларга Россия мәгарифенең укытучы һөнәренең абруе һәм суверенитеты турында сөйләде.

 Моннан тыш, быел Сергей Кравцов мәшһүр педагог К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннаннан үткәреләчәк чаралар турында әйтте.

 

Чыгышының ахырында Сергей Кравцов 11 нче сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслеген тәкъдим итте.Дәреслек тарихи суверенитет, тарихи белемнең объективлыгы, тарихның дәвамчанлыгы һәм үткәненә хөрмәт принципларына нигезләнгән. Аңа шулай ук махсус хәрби операция башлану сәбәпләре аңлатыла торган бүлек тә кергән. Дәреслек авторлары Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Анатолий Торкунов . 

«Знание.Первые» марафоны лекторларының чыгышлары марафонның барлык биш студиясендә дә бер үк вакытта бара: Мәскәү Манежында, Екатеринбургта, Архангельскта, Пятигорскта һәм Луганскта. Тамашачылар сайтта һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Знание" Россия җәмгыяте төркемендә параллель трансляцияләрне онлайн режимында күзәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International