Кырым геологларнын Әлмәттә кыр олимпиадасы ачылышында алкышлар белән каршы алдылар

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Әлмәттә “Алмет” иҗтимагый үзәгендә яшь геологларның IX Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы булды. Быел ярышларда 272 яшь геолог һәм 49 остаз катнаша - бу бөтен Россиядән, шул исәптән Кырым Республикасыннан 34 команда. Кырымлыларны аерым алкышлар белән каршы алдылар.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ГАҖ баш геологы Ринат Әфләтунов һәм республиканың нефть компанияләренең башка вәкилләре сәламләде. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Андрей Поминов Татарстанның сәләтле мәктәп укучыларын һәм яшьләрне әзерләүгә һәм тәрбияләүгә зур игътибар бирүен әйтте. Мәктәп укучылары арасында республика геологик олимпиадасы ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты белән берлектә 2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.

2023 елда Яшь геологларның IX Республика ачык кыр олимпиадасы 24-29 апрельдә Әлмәт районының “Кояшлы” савыктыру лагере базасында профильле смена кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International